Рус Тат

Винников истәлегенә футбол буенча XIV Халыкара турнирны ачу

Начало мероприятия

12:00

До начала осталось

2 дня

«Нефтехимик» футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2005 елгы үсмерләр арасында Владимир Винников истәлегенә футбол буенча  XIV Халыкара турнир үтәчәк.

Турнирда Түбән Кама,  Казан,  Волгоград, Ставрополь, Сызрань,  Мәскәү, Самара, Чабаксар командалары катнашачак. Түбән Каманы «Нефтехимик» футбол клубы уенчылары тәкъдим итә. Турнир барышында чит төбәк вәкилләре «Чайка» сәламәтләндерү лагеренда яшәячәкләр. Алар өчен Түбән Каманың истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр уздыру да планлаштырыла.

Уенны ачу тантанасы «Нефтехимик» футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе мәйданчыгында 25 апрель көнне 12.00 сәгатькә билгеләнгән. Ярышлар 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

Контактный телефон:

47-32-09